ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 7 февралендә, «Снегоход-2021» операциясе кысаларында, кар чаналарын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд үткәрелде.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе, Югары Ослан һәм Азнакай районнары буенча бүлек җитәкчеләре, квалификация күтәрү максатларында, «Халык белән хезмәттәшлек. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү» программасы буенча 2021 елның 3 февраленнән 5 февраленә кадәр Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенә укуга юнәлдерелде.

Агымдагы елның 4 февралендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханы узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге инженерлык хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм алдынгы технологияләр нигезендә авыл хуҗалыгын үстерү масштабларын киңәйтү максатларында 2021 елның 5 февралендә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерларының «Көзге-кышкы ремонтны оештыру, авыл хуҗалыгы техникасын 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү һәм аның сакланышын тәэмин итү турында» дигән кыска сроклы квалификация күтәрү чарасы оештырылды.

2021 елның 5 февралендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе М.М. Галимуллин белән берлектә, Саба районы территориясендә сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында битлек режимы үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрелде.


5
февраль, 2021 ел
җомга

2021 елның 3 февралендә Алабуга районының Покровское авылында физик затларда теркәлгән кар чаналарына (снегоход) техник тикшерү уздырылды.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 4 февралендә, Әлки муниципаль районының хакимият башлыгы А.Ф.Никошин тарафыннан расланган 2021 елда язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм әзерләү мәсьәләләре буенча район хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән чыгу графигы нигезендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек комиссиясе әгъзалары Р.М.Галләмов һәм Ф.З.Вәгыйзов белән берлектә, «Хузангаевское» ҖЧҖ предприятиесенә бару оештырылды.

2 февральдә Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булып узды.

Быелның 29 гыйнварында «ЧЕЛТӘР КОМПАНИЯСЕ» ААҖ Идел буе электр челтәрләренең Балтач РЭС предприятиесендә үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды. Техник карауга 3 берәмлек техника китерелде.

2021 елның 3 февралендә Балтач муниципаль районының Тукай исемендәге ҖЧҖ базасында Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ф.Р. Нәбиуллин, оешмалар, предприятиеләр, хуҗалыкларның инженерлары һәм Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы катнашында «Техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына семинар-киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International