2021 елның 4 февралендә, Әлки муниципаль районының хакимият башлыгы А.Ф.Никошин тарафыннан расланган 2021 елда язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм әзерләү мәсьәләләре буенча район хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән чыгу графигы нигезендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек комиссиясе әгъзалары Р.М.Галләмов һәм Ф.З.Вәгыйзов белән берлектә, «Хузангаевское» ҖЧҖ предприятиесенә бару оештырылды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 300 берәмлек техника теркәлгән. Алар җылытыла торган гаражда эшкә әзерләнә, 43 данә культиваторга, 14 данә чәчкечкә, 903 данә тырмага һәм 102 данә башка төр тагылма җайланмаларга ремонт төгәлләнгән.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.