2021 елның 3 февралендә Алабуга районының Покровское авылында физик затларда теркәлгән кар чаналарына (снегоход) техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 5 кар чанасы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында номер агрегатларының тапшырылган техниканың теркәү документларына туры килү-килмәве, тиешле категория буенча тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Барлык кар машинасына техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.