Балтач муниципаль районының Тукай исемендәге ҖЧҖдә семинар-киңәшмә узды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 3 февралендә Балтач муниципаль районының Тукай исемендәге ҖЧҖ базасында Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ф.Р. Нәбиуллин, оешмалар, предприятиеләр, хуҗалыкларның инженерлары һәм Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы катнашында «Техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов техниканы техник карауга әзерләү һәм бу тикшерүне уздыру мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Техниканы техник карауга әзерләүгә, механизаторларга куела торган таләпләр, җитештерүдә куркынычсызлык таләпләре һәм хезмәт сагы буенча инструкция аңлатылды. Шулай ук 2020 елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре, бәхетсезлек очраклары, янгыннар турында анализ ясалды. Үзйөрешле машиналарга дәүләт техник каравын уздыру кагыйдәләре нигезендә хуҗалыклар, предприятиеләр вәкилләренә еллык техник карауга әзерлек һәм аларга караган барлык үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга, кайсы ведомствога каравына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, расланган график буенча билгеләнгән көнгә әзерлек турында хәбәрләр җиткерелде.

Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше Балтач муниципаль районының Тукай исемендәге ҖЧҖ базасында үтте. Аның хуҗалыгы мисалында киңәшмәдә катнашучылар язгы кыр эшләренә әзерлек һәм авыл хуҗалыгы техникасы төеннәрен һәм агрегатларын ремонтлау барышы белән танышты. Барлык катнашучылар да авыл хуҗалыгы машиналары өчен булган җылы ремонт остаханәсен бәяләде.

Агымдагы елның 31 гыйнварына булган оператив мәгълүматларга караганда, Балтач районында трактор паркының 91%ы әзерләнгән, шуларның 98%ы – чит ил тракторлары. Шулай ук тырмаларның 100%ы, чәчкечләрнең 85%ы, культиваторларның 98%ы һәм чәчү комплексларының 80%ы торгызылган.

Районда көн саен 145 эшче эшли һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен 36 эш звеносы бар. Тракторларны, комбайннарны һәм катлаулы техниканы ремонтлау 26 ремонт остаханәсендә башкарыла, шулай ук 22 техник хезмәт күрсәтү пункты эшли.

Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләре:

«Сурнай» ҖЧҖ; «Кама» АХСК; «Алга» ҖЧҖ; «Якты юл» ҖЧҖ; «Борбаш» ҖЧҖ; «Кызыл юл» АХСК тулы күләмендә тәмамланган һәм «Труд» ҖЧҖ алдынгы позициядә эшли.

Балтач муниципаль районында тракторларны ремонтлау һәм техник карауларга әзерләү актив алып барыла. График буенча 19 мартта «Алга» ҖЧҖ МТП базасында хуҗалык инженерлары белән семинар-киңәшмә һәм күрсәтмә техник карау үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары – 1 апрельгә, азык җыю машиналары – 10 майга, ашлык җыю техникасы 2021 елның 1 июленә кадәр әзерләнергә тиеш.

Шулай ук Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 01.02.2021 ел, № 2 боерыгы нигезендә, хезмәт сагы буенча һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә механизаторларны укыту да оештырылган.

Хәзер инженер хезмәтенең беренче бурычы – районда булган авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау.

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International