ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 29 гыйнварында Алексеевск аграр көллиятенең 2 нче Яңа Чишмә филиалында теге яки бу сәбәпләр аркасында имтиханнарның теоретик яки практик өлешен үз вакытында тапшыра алмаучылар өчен «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен кабат имтиханнар узды.

2021 елның 3 февралендә, «Снегоход» операциясе кысаларында Әлки районы территориясендә дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан күзәтчелектә торган техниканы кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд уздырылды.

2021 елның 3 февралендә Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыру буенча җаваплы затлар белән техник карауга әзерлек буенча киңәшмә уздырылды.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 29 гыйнварында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча УУП хезмәте белән берлектә, «Снегоход» операциясе кысаларында Саба районы территориясендә, дәүләт техник күзәтчелек органнары күзәтчелегендәге техниканы кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд уздырылды.

Чистай муниципаль районында юлсыз урыннардан йөри ала торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатында «Снегоход-2021» операциясе үткәрелә.

2021 елга техник тикшерү үткәрү планы нигезендә, 2021 елның 29 гыйнварында Питрәч районының «ЦКС» МУП предприятиесе үз техникасын тикшерүгә тәкъдим итте.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Апас муниципаль районында 30 гыйнварда авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булды. Чарада катнашуга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, шулай ук хезмәт алдынгылары – терлекчеләр, игенчеләр, АСК ветераннары чакырылган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында мөхтәрәм кунак буларак катнашты.


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

«Снегоход-2021» профилактик операциясе кысаларында Кайбыч районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм арбаларны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны профилактикалау буенча рейдлар үткәрелә.

2021 елның 28 гыйнварында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «АI, AII, С, D, Е,» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International