2021 елның 3 февралендә, «Снегоход» операциясе кысаларында Әлки районы территориясендә дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан күзәтчелектә торган техниканы кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд уздырылды. Рейд барышында 11 берәмлек техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы санкциясенә туры килә торган 2 хокук бозу очрагы ачыкланды. Предприятие җитәкчесенә карата материал төзелде һәм 1 күрсәтмә бирелде.
А.Н.Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.