2021 елга техник тикшерү үткәрү планы нигезендә, 2021 елның 29 гыйнварында Питрәч районының «ЦКС» МУП предприятиесе үз техникасын тикшерүгә тәкъдим итте. Техник карау вакытында тракторларның техник торышына, ут приборларының төзеклегенә, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булу-булмавына, шулай ук теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыклары булуына аерым игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, ачыкланган бозулар өчен күрсәтмә бирелде һәм техник карау актлары төзелде.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.