Чистай муниципаль районында «Снегоход-2021» операциясе

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Чистай муниципаль районында юлсыз урыннардан йөри ала торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатында «Снегоход-2021» операциясе үткәрелә. Тикшерү кысаларында кулланыла торган техниканың техник торышына, куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә, теркәү кагыйдәләрен үтәүгә һәм техник тикшерүне үз вакытында узуга игътибар бирелә.

Кар машиналары белән «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Арткы утыргычта 12 яшьтән өлкәнрәк пассажирларны гына йөртү рөхсәт ителә. Гомуми файдаланудагы юллар буйлап кар машиналарында йөрү, тагылмаларда һәм чаналарда пассажирлар йөртү катгый тыела. 

Операция барышында 20 берәмлек кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы һәм «Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» дигән 19.22 ст. 1 өлеше буенча 9 хокук бозу очрагы ачыкланды, карарлар чыгарылды һәм штрафлар салынды.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International