ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Апас районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слётында катнашты

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Апас муниципаль районында 30 гыйнварда авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булды. Чарада катнашуга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, шулай ук хезмәт алдынгылары – терлекчеләр, игенчеләр, АСК ветераннары чакырылган иде.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, район игенчеләре куелган бурычларны уңышлы үтәгән, югары һөнәри осталыкларын раслаган. Чәчү кампаниясе лаеклы рәвештә үткәрелгән. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләнгән агротехник срокларда язгы кыр эшләренең бөтен комплексын үткәргән, уңышка ныклы нигез салынган. Равил Хисаметдинов шулай ук Апас муниципаль районы территориясендә эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында да сөйләде.

Алдынгыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров котлады.

«Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә. Узган ел икмәкле булды дип санарга була, республикада 5,5 млн. тонна ашлык җыелды, 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере, 366 мең тоннадан артык май орлыгы, 1,5 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә үстерелде, терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән. Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгылыкны ышанычлы тота, Россия сөтенең 6%ын тәэмин итә», – диде Марат Җәббаров.

Ул, Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешенә Апас районы хезмәтчәннәре зур өлеш кертә, дип өстәде.

«Район урып-җыю кампаниясен 103 мең тонна бөртекле җыеп төгәлләде, 107 мең тонна шикәр чөгендере җыелды, 1460 тонна рапс алынды. 2020 елда апаслылар авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү программасына актив кушылды», – дип билгеләп үтте министр.

Ул авыл хуҗалыгында тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм туган җиргә чиксез мәхәббәте булган, бу мәхәббәтне буыннан-буынга, балаларга, оныкларга һәм оныкчыкларга кадерләп тапшыра белүче искиткеч тырыш кешеләр эшләвен билгеләп үтте.

Шулай ук Апас муниципаль районында яшәүчеләрне, авыл хезмәтчәннәрен, механизаторларны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов та котлады һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International