2021 елның 29 гыйнварында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча УУП хезмәте белән берлектә, «Снегоход» операциясе кысаларында Саба районы территориясендә, дәүләт техник күзәтчелек органнары күзәтчелегендәге техниканы кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд уздырылды. Рейд барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы санкциясенә туры килә торган 2 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.