Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында мөхтәрәм кунак буларак катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 2020 елда эшчәнлеге һәм 2021 елга планнар мәсьәләсе.
Киңәшмә барышында «Форпост» яшьләр хәрәкәте активисты Диләрә Кәбирова киңәшмәдә катнашучылар белән республика яшьләр проектларында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Казан шәһәре МБ Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов яшүсмерләр клублары эше турында сөйләде. Ә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова авыл яшьләре белән эшләү турында мәгълүмат җиткерде.