Яңа Чишмә районында кабат имтиханнар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның 29 гыйнварында Алексеевск аграр көллиятенең 2 нче Яңа Чишмә филиалында теге яки бу сәбәпләр аркасында имтиханнарның теоретик яки практик өлешен үз вакытында тапшыра алмаучылар өчен «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен кабат имтиханнар узды. Имтиханнарга барлыгы җиде кеше кертелде һәм уңышлы тапшырды. Аларның барысы да үзйөрешле машиналар һәм тракторлар белән идарә итүгә тиешле категорияле таныклыклар алачак.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International