2021 елның 3 февралендә Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыру буенча җаваплы затлар белән техник карауга әзерлек буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.А.Сәлимгәрәев үткәрде.
Чарада Актаныш районы буенча дәүләт дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.М.Хәкимов, «Таттехконтроль» эксперт-диагностигы Р.Ф.Хәбиров, ЮХИДИ өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Л.Ф.Җамалетдинов катнашты һәм яңалыклар белән чыгыш ясады.
Техник тикшерү буенча белдерүләр имзалатып җиткерелде һәм документар өлеш буенча төп таләпләр аңлатылды. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларыннан файдалануга анализ ясалды. Шулай ук гомуми файдаланудагы юлларда аварияләрне киметү чараларын оештыруга да зур игътибар бирелде. 2021 елның 10 апреленә кадәр АСК системасында техниканы әзерләү һәм техник карау уздыру бурычы куелды.
И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.