Буа ветеринария техникумында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына чираттагы квалификация имтиханы узды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елның 4 февралендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханы узды. Сынауга барлыгы 25 кеше кертелде. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшырганда коронавирусны таратмау буенча билгеләнгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләр тайпылышсыз үтәлде. Алга таба, икенче этап техникум трактородромында узды, анда соңгы стадия – имтиханның гамәли өлеше үткәрелде.  Барлык катнашучылар да үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең үзләштерелгән күнекмәләрен күрсәтте. Имтиханга кертелгән барлык затлардан 22 дәгъвачы аны уңышлы тапшырды. Имтиханны тапшыра алмаган яки сынауда катнаша алмаганнар өчен 7 көннән соң кабат имтихан оештырылачак.

 

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International