Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитетының уртак рейды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

2021 елның 5 февралендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе М.М. Галимуллин белән берлектә, Саба районы территориясендә сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында битлек режимы үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрелде. 19 объект тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 ст. буенча хокук бозулар ачыкланмады.

Шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан күзәтчелекге техника да эксплуатация вакытында тикшерелде. Рейд барышында 10 берәмлек машина тикшерелде, 2 очракта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.7 ст. 2 өлеше буенча хокук бозу очрагы ачыкланды.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International