2 февральдә Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булып узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азат улы, «Арча» ҖЧҖ директоры Минһаҗев Минтимер Вәгыйз улы, ТР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы катнашты. Эшлекле сәфәр барышында министр Чепья авылындагы "Май" авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү кооперативында булды, анда ул сыер маен һәм пакетлы сөтне фасовкалау буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән төзелгән яңа линияне карады. Кооператив 2018 елда оештырылган һәм 10 кешене эшле иткән, ә 2019 елда 42.2 млн.сум күләмендә матди-техник базаны үстерү өчен Министрлыктан грант алган һәм 2020 елда эшкәртү линиясен төзегән. Сөт эшкәртү буенча уртача тәүлеклек куәте 40-65 тоннага кадәр җитә.
Алга таба Марат Җәббаров Салавыч авылында 1600 баш савым сыерына исәпләнгән, барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган «Татарстан» АХП яңа сөт комплексын карады. Биредә «Карусель» тибында робот ярдәмендә сөт саву системасы урнаштырылган, тирес автомат рәвештә җыештырыла. Ашату үзәге ярдәмендә балансы ашату гамәлгә ашырыла. Ә махсус программалар сөтнең сыйфаты буенча терлекләрнең сәламәтлеген анализлый. Министрга хәбәр итүләренчә, 1 баш сыерга уртача тәүлеклек савылган сөт күләме 31-32 литр тәшкил итә. Алга таба кооператив 800 башка сөт-товар фермасының икенче һәм өченче линиясен төзергә планлаштыра, бозаулау бүлеге корып, уртача тәүлеклек савыла торган сөт күләмен 48 тоннага кадәр җиткерергә ниятли.
ТР авыл хуҗалыгы министры, шулай ук, райондагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә аралашты һәм җирле аграрийларның продукциясе белән танышты – Мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештырылган иде.
Район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. «2020 ел районның агросәнәгать комплексы өчен уңышлы булды. Районда урып-җыю кампаниясен тулай бөртек җыю күләме 130 мең тонна дәрәҗәсендә төгәлләдек һәм республика буенча уңыш алу дәрәҗәсе иң югарылардан булды – гектарына 42,6 центнер», — дип хәбәр итте Рамил Нотфуллин.
Авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында район 6 урын алган, бер ел эчендә 6 пунктка күтәрелгән. 2020 елда акчалата керем 3,5 млрд.сум тәшкил иткән (2019 елга карата 117%).
ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач районындагы агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм лаеклы нәтиҗәләр һәм киеренке хезмәт өчен агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыллардагы барлык хезмәтчәннәргә рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.