Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының 12.01.2021 ел, №11-133 хаты нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе, Югары Ослан һәм Азнакай районнары буенча бүлек җитәкчеләре, квалификация күтәрү максатларында, «Халык белән хезмәттәшлек. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү» программасы буенча 2021 елның 3 февраленнән 5 февраленә кадәр Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенә укуга юнәлдерелде.
Өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү программасын узган барлык өч бүлек җитәкчесе дә квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.