Агымдагы елның 18 февралендә «МЦПКМ» АДПО КАМАЗ заводы каршындагы уку үзәгендә B,C категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
Исемлеккә 19 кеше кертелде, шуларның өчесе – кабат килүчеләр. Йомгаклар буенча 16 кеше уңышлы тапшырды, алар якын арада тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Имтихан бирүчеләрнең барысына да тракторчы-машинист таныклыгын алу һәм алмаштыру өчен «gosuslugi.ru» сайты аша гариза бирү мөмкинлекләре турында аңлатылды, шулай ук үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде.
Фәнис Шәйхразыев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.