Актаныш районы сәнәгать предприятиеләрендә техник караулар уза

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

План-график буенча бу атнада Актаныш районы сәнәгать предприятиеләрендә һәм уку йортларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла башлады. Ел саен үткәрелергә тиешле техник карау өчен «Актаныш технологик техникумы» ДАҺБУ, «ИТК» ҖЧҖ һәм «Строймаг» ҖЧҖ техника тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән техника имин эксплуатацияләү таләпләренә туры килә иде. Имтиханнарны йөртү буенча практик этапка җәлеп ителә торган тракторларга аерым игътибар бирелде.

Техник караулардан соң механизаторлар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү эшләрен оештыру буенча мәгълүмат җиткерелде.

 

И.М.Хәкимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International