Чирмешән муниципаль районында язгы кыр эшләренә техниканың һәм тагылма агрегатларның әзерлеге буенча аларның техник торышына ел саен уздырылырга тиешле тикшерү гамәлгә ашырылды, анда Татарстан Республикасы АСК инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Яруллин Б.Ф. катнашты.
Бүгенге көнгә түбәндәге хуҗалыклар 100% әзерлеккә килгәннәр: «БИО-АГРО» ҖЧҖ, «АККИРЕЕВО» ҖЧҖ, «Сөлчә» ҖЧҖ, «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ, В.А.Тепсуркаев КФХ һәм вак КФХ хуҗалыклары.
Әйе, кайбер хуҗалыкларда чәчкечләрне, тырмаларны көйләү, узелларны һәм агрегатларны ремонтлау кебек вак-төяк җитешсезлекләр әлегә бар.
Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.