«ЧЕЛТӘР КОМПАНИЯСЕ» ААҖ Идел буе электр челтәрләренең Балтач РЭС предприятиесендә үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Быелның 29 гыйнварында «ЧЕЛТӘР КОМПАНИЯСЕ» ААҖ Идел буе электр челтәрләренең Балтач РЭС предприятиесендә үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды. Техник карауга 3 берәмлек техника китерелде. Машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 3 таныклык бирелде.         

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International