Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге инженерлык хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм алдынгы технологияләр нигезендә авыл хуҗалыгын үстерү масштабларын киңәйтү максатларында 2021 елның 5 февралендә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерларының «Көзге-кышкы ремонтны оештыру, авыл хуҗалыгы техникасын 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү һәм аның сакланышын тәэмин итү турында» дигән кыска сроклы квалификация күтәрү чарасы оештырылды. Анда ЮХИДИ һәм Дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре, сервис компанияләре вәкилләре, хезмәт сагы һәм ГТХМ белгечләре катнашты. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2020 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.