ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

7 апрельдә Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.В. Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре составындагы комиссия районның агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Лениногорск муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында ел саен авыл хуҗалыгы машиналарына, тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла.

6 апрельдә «Подберезье» агрофирмасы ҖЧҖендә хуҗалыкның үзйөрешле һәм тагылма техникасына еллык техник карау уздырылды.

7 нче апрель көнне Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды.

Агымдагы елның 7 апрелендә Чүпрәле районында агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды.

6 апрельдә Бөгелмә районында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар узды. 

2021 елның 7 апрелендә Апас муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Райондагы АСК оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тәэмин итү максатларында, 7 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре А.Р. Вәлиев, Ф.Г. Зиннәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Х.Х. Нәзиров, Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комиссия хуҗалыкларның әзерлеген тикшерде.

2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү, аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләрне үтәү, кешеләрнең гомере, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә семинар-киңәшмә узды.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

6 апрель көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Габбасов И.Х., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарсенең Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Р.К. Сабиров, Әтнә районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия районнарның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International