Агымдагы елның 7 апрелендә Чүпрәле районында агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс барышында комиссия җитәкчесе – «Татмелиорация трасса компаниясе» ААҖ генераль директоры Сөнгатуллин Р.Х., Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Хәлиуллин Д.Т., «Татмелиоводхоз идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директорының беренче урынбасары Рамазанов А.Х., ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге башлыгы Шәйхатдаров И.И., районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлитов Т.А. катнашында «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖнең «Дуваново» филиалы, «Городище» филиалы, «Татарская Бездна» филиалы, «Агротранспорт» ҖЧҖ һәм «Низамов А.А.» КФХ хуҗалыкларында булдылар. Машина-трактор паркының әзерлеге, хезмәт сагы һәм үсемлекчелек торышы белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкларда («Эталон-Агро» ҖЧҖдән тыш, график буенча: 09.04.2021) тракторлар һәм тагылмалар техник карау узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Цильна» ҖЧҖ – 1 нче урында (54 балл), икенче урында – «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖнең «Дуваново» филиалы (52,5 балл) һәм өченче урында – «АгроТрансПорт» ҖЧҖ (52 балл).
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.