Райондагы АСК оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тәэмин итү максатларында, 7 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре А.Р. Вәлиев, Ф.Г. Зиннәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Х.Х. Нәзиров, Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комиссия хуҗалыкларның әзерлеген тикшерде. Техниканың әзерлеге, орлык материалы һәм ашлама булуы, хезмәтне саклау торышы тикшерелде.
Конкурс нәтиҗәсендә җыелган баллар буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: «Агролак» ҖЧҖ, «Алан» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.