6 апрельдә «Подберезье» агрофирмасы ҖЧҖендә хуҗалыкның үзйөрешле һәм тагылма техникасына еллык техник карау уздырылды.
Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве һәм комплектлау чаралары, аптечкалар булу-булмавы тикшерелде.
Карауга 16 берәмлек техника күрсәтелде. Ике тракторга техник карау актлары төзелде һәм ачыкланган бозулар буенча вазыйфаи затка күрсәтмә бирелде. Калган техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы узды.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
М.Н. Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.