2021 елның 7 апрелендә Апас муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. «Татагрохим» генераль директоры Н.Ф.Гобәйдуллин җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Гыйсмәтов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Апас районы бүлеге җитәкчесе И.Н. Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге җитәкчесе И.Ф. Солтанбәков һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашындагы комиссия районның сигез хуҗалыгында техниканың әзерлеген, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешенә күчмә тикшерү уздырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроАктив» АХП ҖЧҖ һәм «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ әзерлеген яхшы бәяләде һәм бу хуҗалыкларга беренче урын бирелде. Икенче урынны «Апас-Мол» ҖЧҖ Әлмәндәр бүлекчәсе алды.
Конкурс барышында Н.Ф.Гобәйдуллин барлык хуҗалыклардагы җитәкчеләрне борчыган сорауларга конкрет җаваплар бирде.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.