7 нче апрель көнне Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. «ЦАС»Татарский» ФДБУ директоры А.А.Локманов, Министрлыкның техник яктан яңадан коралландыру секторы мөдире В.С Евстигнеев, «ЦАС»Татарский» ФДБУнең химия чараларын куллануны оештыру бүлеге башлыгы Р.Р. Гайров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы бүлеге башлыгы М.М. Шияпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе И.Х.Салихов катнашындагы комиссия «Колос» АХК, «Бехтерево» ҖЧҖ, «Әхмәтҗанов Ф.Г.» КФХ, «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь көч АФ» хуҗалыкларында техниканың, орлык материалының әзерлеге, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия район буенча язгы кыр эшләренә тулаем яхшы әзерлек булуын билгеләп үтте. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 55 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ яулады (51 балл), икенче урында – «Яшь көч АФ» ҖЧҖ (50 балл), өченче урында – «Колос» АХК (49 балл).
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.