Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча семинар-киңәшмә узды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү, аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләрне үтәү, кешеләрнең гомере, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә семинар-киңәшмә узды. Чарага аттракционнардан файдаланучылар – Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының юридик затлары һәм шәхси эшкуарлары чакырылган иде. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Зыятдинов Радик Рәгыйп улы, аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Герасимов Андрей Николаевич, күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Әмиров Наил Вакыйф улы, консультант – баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Хрыкин Андрей Викторович, «ПРОММАШ ТЕСТ» ҖЧҖ аттракционнарны зарури сертификацияләү буенча вәкиле Морозов Владимир Михайлович катнашты.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Зыятдинов Радик Рәгыйп улы чыгыш ясады, идарәнең аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге, аттракционнарга килүчеләрнең соңгы елда аттракционнарда алган имгәнүләре турында сөйләде.

 

Семинар-киңәшмә барышында каралган төп мәсьәләләр:

1. Аттракционнарны теркәү кагыйдәләре. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары. Теркәү тәртибе. Теркәлү буенча сораулар. Вакытлыча дәүләт теркәве. Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору. Дәүләт теркәвен туктату. Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алудан баш тарту.

2. Аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләр. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләрне раслау турында» 2019 елның 20 декабрендәге 1732 номерлы карары.

3. «Аттракционнарның куркынычсызлыгы турында» ТР 038/2016 ЕАЭС техник регламенты.  Аттракционның хезмәт итү вакытын озайту. ГОСТ Р 56065-2014. Россия Федерациясенең Илкүләм стандарты. Аттракционнарның куркынычсызлыгы. Техник торышын бәяләү. Хезмәт итү вакытын озайту.

 

Киңәшмәдә аттракционнарны теркәү һәм эксплуатацияләү вакытында аттракционнарны эксплуатацияләүдә файдаланучылар тарыган мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, теркәү буенча яңа норматив-хокукый документлар, аттракционнарның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләр аңлатылды. Әлеге чара мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча хокук бозуларның санын киметүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга һәм эксплуатантларда мәҗбүри таләпләрне бердәм аңлау булдыруга, шулай ук аларны үз-үзләрен намуслы тотуга мотивацияләү һәм законда сакланыла торган кыйммәтләргә зыянны киметүгә юнәлдерелгән иде.

 

Нәтиҗә:

Семинар-киңәшмәгә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Зыятдинов Радик Рәгыйп улы йомгак ясады, аттракционнарны вакытында теркәү, аларның техник торышына һәм аларны эксплуатацияләүгә карата таләпләрне үтәү, кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә куркынычсызлык тәэмин итү турында билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International