Лениногорск муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарына, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында ел саен авыл хуҗалыгы машиналарына, тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла. Әлеге чара кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелә. Техниканың төп өлеше кышын озак вакытлы саклау вакыты беткәч һәм ремонт эшләре уздырылгач кабул ителә.

Бүгенге көндә техник карау «Сатурн-Урал» ҖЧҖ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Ялтау агрофирмасы» ҖЧҖ, «Спартак» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ, Ганиев И.М. КФХ, Хәйретдинов Н.Л. КФХ һәм «Ленин» ҖЧҖ хуҗалыкларында үткәрелде.

Киләсе чорда «Восходящая Заря» ҖЧҖ, «Йолдыз» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Кузнецов И.Н. хуҗалыкларыда техник караулар үткәрү планлаштырылган.

Әлеге чараларны үткәргәндә хуҗалыклардагы тракторчылар белән кыр һәм транспорт эшләрендә трактор һәм тагылма техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә һәм аңлату эшләре алып барыла. Һәр механизатор, техник нормаларга һәм таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү өчен, үз техникасын тәкъдим итә.

Техник карап чыгу барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, ОСАГО полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Техник документацияләрдән соң, номер агрегатларының машина документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве тикшерелә. Тракторларның техник торышы: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары тикшерелә, тәгәрмәчләр резинкасында калдык ресурс өлеше, дәүләт теркәвенә алыну тамгаларының булуы һәм дөрес урнаштырылуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм аварияле тукталыш тамгаларының булу-булмавы һәм әлеге төр машиналарга техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләрдә регламентланган башка параметрларга туры килү-килмәве тикшерелә.

Техник карау узганда 6 техник карау акты төзелде, алар тракторларны кабат техник карап чыгу өчен нигез булып тора, 3 вазыйфаи затка ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Киләсе чорда «Восходящая Заря» ҖЧҖ, «Йолдыз» ҖЧҖ, Ф.З.Хәбибуллин КФХ, шәхси эшкуар Кузнецов И.Н. хуҗалыкларыда техник караулар үткәрү планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International