6 апрель көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Габбасов И.Х., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарсенең Әтнә районы бүлеге җитәкчесе Р.К. Сабиров, Әтнә районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия районнарның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген бәяләде. Тракторларның, чәчү комплексларының, авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге, орлык материалы һәм ашламалар булуы, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышы тикшерелде. Комиссия районның язгы кыр эшләренә яхшы әзерлектә булуын билгеләп үтте, конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урында – «Таң» АХҖК, икенче урында – Ленин ис. нәсел заводы АХҖК, өченче урында – «Шахтер» ҖЧҖ.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.