6 апрельдә Бөгелмә районында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар узды. Семинар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтов җитәкчелегендә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Хәбипов, «Казан ДАУ» ЮҺБ ФДБМУнең машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире А.В. Матяшин, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең үсемлекчелек һәм яшелчәчелек кафедрасы доценты Л.М. Егоров, Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлев катнашында узды.
Семинарда игенчелек, орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар туплау мәсьәләләре каралды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга техник караулар үткәрү барышы турында хәбәр итте. Трактор паркын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен аерым игътибар бирергә кирәк булган моментлар билгеләнде: янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.