7 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М. Фәттахов җитәкчелегендә, Яңа Чишмә районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, «Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчелеге Р.М.Зиниятуллин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.В. Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре составындагы комиссия районның агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Комиссия үз эшен Козлов М.И. крестьян-фермер хуҗалыгында техника, тагылма агрегатларның әзерлеген тикшерүдән башлады. Энергиясыешлы яңа тракторлар белән беррәттән төзекләндерелгән һәм буялган техника та бер сызыкка куелды, алар әле генә завод конвейерыннан чыккан кебек иде. Комиссия әгъзалары эш барышында КФХның матди-техник һәм ремонт базасы, ындыр табакларының һәм орлык фондының торышы, минераль ашламалар кайтару эше белән танышты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов механизаторларны язгы кыр эшләрен башкарганда куела торган заманча таләпләр һәм куркынычсызлык чараларының үтәлеше белән таныштырды. Район башлыгы В. Козлов үз чыгышында чәчү эшләре чорында биш көнлек эш нәтиҗәләре буенча механизаторларны матди кызыксындыру формалары, районда тупланган минераль ашламалар саны турында мәгълүмат җиткерде.
Комиссия шулай ук Скоков Н.А. крестьян-фермер хуҗалыгында, «Закрома» ҖЧҖендә, «Агро-Основа» ҖЧҖ бүлекчәләрендә һәм башка авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника, агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде һәм язгы кыр эшләрен оптималь срокларда үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.