ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

15 сентябрь көнне, график нигезендә, Зеленодольск механика көллиятендә имтиханнар булып узды.

2021 елның 15 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре буенча рейд оештырылды, рейд барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. 2 хокук бозу очрагы ачыкланды, аның буенча 2 беркетмә төзелде һәм җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә чыгарылды.

2021 елның 5 сентябрендә «Хосусый зат» операциясен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары белән уртак рейд уздырылды.

2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ базасында 2022 елда булачак уңышны формалаштыру буенча чаралар комплексына багышланган региональ киңәшмә-семинар узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш планы нигезендә, үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерүне һәм мөлкәткә зыян китерүне булдырмау максатларында, Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов, Биектау муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.А.Гарипов белән берлектә, «Хосусый зат» профилактик операциясе кысаларында уртак рейд үткәрде.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде, тикшерү барышында аерым затларның һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм аларның торышы, эксплуатациягә рөхсәтләр булу-булмавы, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм закон таләпләренә туры китереп урнаштырылуы тикшерелде.

Балтач муниципаль районының «МДСУ-1» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 63 берәмлек техника күрсәтелде.

Быелның 13 сентябрендә Буа районында «Заря» ҖЧҖ «Ленин хәтере» бүлекчәсе территориясендә семинар формасында киңәйтелгән зона киңәшмәсе үткәрелде.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ТАТТРАНСГАЗ ЭПУ БУГУЛЬМАГАЗ» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына, гомеренә һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында, «Хосусый зат» операциясе кысаларында  Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International