Буа районында туфракны төп эшкәртү мәсьәләсе буенча зона семинары узды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Быелның 13 сентябрендә Буа районында «Заря» ҖЧҖ «Ленин хәтере» бүлекчәсе территориясендә семинар формасында киңәйтелгән зона киңәшмәсе үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов һәм Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов катнашты, шулай ук турыдан-туры район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, механикалаштыру буенча консультантлар, белгечләр, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, агрономнар, шулай ук дилер оешмалары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ягыннан киңәшмәдә район бүлеге инспекторы Разбитнов Евгений катнашты. 

Семинар кысаларында чарада катнашучылар көзге чәчү үзенчәлекләре, туфракны төп эшкәртү алымнары белән танышты. Авыл хуҗалыгы техникасын, запас частьләрне һәм аларга комплект өлешләр сатучы эшкуарларны чакыру да зур әһәмияткә ия булды. Эшкуарларга алар тарафыннан сатыла торган продукциянең сыйфаты һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча сораулар аеруча күп булды.

Дилерлар, үз чиратында, семинарда катнашучыларны сезонлы кыр эшләрен уздыру чорында үз продукциясенең ассортименты белән таныштырды, шулай ук белешмә материаллар таратты.

Семинар ахырында Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов киңәшмәдә катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән оештырылган чарада актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Е.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International