Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә шәхси тракторларны техник карау дәвам итә. 2026 елның 20-21 апрелендә Акбүре, Буревестник һәм Красный Октябрь авыл җирлекләрендә техник карау үткәрелде.
Техник тикшерү барышында техниканың техник торышы, теркәү мәгълүматларының туры килүе, әлеге төр техника белән идарә итү өчен кирәкле категорияләр белән тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде, шулай ук республика буенча тракторлар, тагылмалар һәм үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. Авария очраклары ешаю сәбәпле, квадрацикллар һәм снегоходлар кебек транспорт чараларын куркынычсыз файдалану турында да искәртеп узылды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.