Баулы мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре уза

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

2026 елның 13 апреленнән 29 апреленә кадәр 2026 елның 13 апрелендәге №01-05/69-пр  боерыкны үтәү йөзеннән Баулы районы мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре уза.

Соңгы вакытта Татарстанда мәктәп укучылары квадроцикллар, питбайклар, снегоходлар һәм багги кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның имгәнү очраклары ешайды. Еш кына мондый сәфәрләр фаҗигале тәмамлана – балалар үлемгә китерүче җәрәхәтләр ала яки гомерлеккә инвалид булып кала. Баулы районы мәгариф учреждениеләрендә бәла-казаны булдырмау өчен махсус куркынычсызлык дәресләре үткәрелә. Белгечләр мәктәп укучыларына квадроцикллар, снегоходлар һәм баггилар – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе күзәтүе астында булган югары куркынычлы техника дип аңлаталар.

Статистика буенча, бу мотор чараларын йөртүчеләр җәрәхәтләр ала һәм автомобильчеләргә караганда ешрак үлә. Татарстанда квадроциклларда һәм кар машиналарында балаларның имгәнү очраклары ел саен теркәлә.

Куркынычсызлык дәресләрендә балаларга төп кагыйдәләр турында искә төшерәләр:

· 16 яшьтән кечерәк яшүсмерләргә мототехника белән идарә итү тыела;

· 16 яшьтән башлап – белем һәм хокук булганда гына;

· шлем һәм махсус саклану костюмы мәҗбүри;

· һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга.

Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать: балаларга теләсә нинди транспорт чарасы ачкычларын бирмәскә. Хәтердә тотыгыз, куркыныч «уенчыклар» балагызның сәламәтлеген һәм гомерен алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе үз-үзеңне һәм якыннарыңны сакларга өнди. Юлларда куркынычсызлык һәм юлсызлык һәркемнең җаваплы мөнәсәбәтеннән башлана.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International