Агымдагы елның 22 апрелендә «Уңыш» агрофирмасы ҖЧҖ техник карау узып, районның АСК предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау төгәлләнүен билгеләп үтте. Карау өчен 48 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 10 сында техник торыш буенча кисәтүләр булды. Бу берәмлекләргә карата техник карау актлары рәсмиләштерелде, һәм алар, кимчелекләрне бетергәннән соң, кабат тикшерүгә җибәрелде . Техник карау уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә торган машиналар техник карау узу турында таныклык алачак.
Шулай ук Түбән Көек авыл җирлегендә шәхси хуҗаларның машиналарына техник карау үткәрелде. Барлыгы 12 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде, милекчеләр бу чарага намус белән караганнар һәм техниканы яхшы әзерләгәннәр.
Техник караулар тәмамланганнан соң механизаторлар һәм машина хуҗалары белән юл йөрү кагыйдәләрен һәм техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Р.К. Сабиров – Әтнә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы