15 сентябрьдә, эш графигы нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Имтихан бирергә тиешле 15 студент арасыннан имтиханга 12 студент килде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 9 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Имтиханны яңадан җиде көннән соң биреп карау мөмкин булачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.