Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш планы нигезендә, үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерүне һәм мөлкәткә зыян китерүне булдырмау максатларында, Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов, Биектау муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.А.Гарипов белән берлектә, «Хосусый зат» профилактик операциясе кысаларында уртак рейд үткәрде.
Рейд барышында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләүче милекчеләрдән тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр үтәлеше тикшерелде. Операция барышында 11 берәмлек техника тикшерелде. Тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен яисә нормаларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ йогынты чаралары кулланылды.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.