2021 елның 5 сентябрендә «Хосусый зат» операциясен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары белән уртак рейд уздырылды. Рейд барышында транспортны янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга, медицина аптечкалары, теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. 8 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 2 карар чыгарылды.
М.М.Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.