2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде, тикшерү барышында аерым затларның һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм аларның торышы, эксплуатациягә рөхсәтләр булу-булмавы, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм закон таләпләренә туры китереп урнаштырылуы тикшерелде.
Барлыгы 5 үзйөрешле машина тикшерелде, үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны бетерү буенча 3 күрсәтмә бирелде. Район буенча тикшерүләр 2021 елның 25 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.