2026 елның 23 апрелендә «Татавтодор» АҖ Арча филиалында тракторларны һәм махсус техникага техник карау узды. Тикшерүгә 40 берәмлек техника тәкъдим ителде, һәм аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Предприятие механизаторлары ел саен әлеге процедурага югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтәләр.
Аннан соң механизаторлар белән куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. Инспекторлар 2025 елда Татарстан Республикасы территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары мисалларын китерделәр
Касыймов Габделхак – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.