«Татавтодор» АҖ филиалында техник карау уздырылды

2026 елның 24 апреле, җомга

24 апрельдә «Татавтодор» АҖ Арча филиалының Әтнә участогында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау булды. Юл-төзелеш эшләре сезоны башлана, техниканың төзеклеге, шулай ук куркынычсызлык таләпләрен даими үтәү куелган бурычларны һәлакәтләрсез һәм фаҗигале нәтиҗәләрсез уңышлы үтәүнең нигезе булып тора.

Элекке еллардагы кебек үк,  предприятиеләр куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди карыйлар. Техника яхшы әзерләнгән, машиналарга документлар һәм механизаторларның таныклыклары тулы тәртиптә. Барлык сигез берәмлек техника техник карау узу турында таныклыклар алачак.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International