Актаныш муниципаль районында шәхси хуҗаларның тракторларын һәм тагылмаларын техник карау

2026 елның 24 апреле, җомга

Шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады. Чарага алдан ук әзерләнелде: һәр җирлек буенча тикшерү графигы район газетасында басылып чыкты, ә техника турындагы мәгълүматлар авыл җирлекләре башлыклары белән чагыштырылды.

23 апрель көнне Яңа Әлем авыл җирлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында техник тикшерү үткәрелде. Бу җирлекне сайлау очраклы түгел: соңгы ике елда биредә гражданнар 20 берәмлектән артык техника сатып алганнар. Әлеге авыл җирлегендә хәзер барлыгы 65 үзйөрешле машина һәм тагылма бар. Чара нәтиҗәләре буенча җирле телевидениедә репортаж чыгару һәм матбугатта җентекле мәкалә бастыру планлаштырылган.

Техник тикшерү үткәргәндә руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясе, шиннар торышына, шулай ук тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар, янгын сүндергечләр, теркәү документлары һәм ОСАГО полислары булуга аерым игътибар бирелде.

Үзйөрешле техника хуҗалары белән куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзек техника хуҗаларына техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы тикшерү эше киләсе атнадан районның башка җирлекләрендә дә расланган план-график нигезендә дәвам итәчәк.


 

Илдус Хәкимов – бүлек җитәкчесе – Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International