2021 елның 15 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре буенча рейд оештырылды, рейд барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. 2 хокук бозу очрагы ачыкланды, аның буенча 2 беркетмә төзелде һәм җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә чыгарылды. Шулай ук документларны, аерым алганда, тракторчы-машинист таныклыкларын тикшергәндә визуаль аермалар ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә аның чын булуына бәйле сорау килеп туды. Тикшерүне алга таба дәвам иттерү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре җәлеп ителде.
М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.