Балтач муниципаль районының «МДСУ-1» ҖЧҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 63 берәмлек техника күрсәтелде. Уздырылган техник карау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктылык җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 60 берәмлек техник карау таләпләренә җавап бирә иде, аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.