ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Хосусый зат» профилактика операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча күчмә тикшерүләр оештырылды.

2021 елның 16 сентябрендә «ГранаТ-Стан Инжиниринг» ҖЧҖ оешмасында вәкил белән берлектә трактор тагылмалары шассиендагы вагон-йортларга техник карау уздырылды.

2021 елның 20 сентябрендә «Хосусый зат» операциясен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Д.Р.Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе М.М.Мөхәммәтҗанов катнашында уртак рейд уздырылды.


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде, тикшерү барышында аерым затларның һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм аларның торышы, эксплуатациягә рөхсәтләр булу-булмавы, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм закон таләпләренә туры китереп урнаштырылуы тикшерелде.


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.

2021 елның 16 сентябрендә «Хосусый зат» операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд үткәрелде.

Чирмешән районында быелның 17 сентябрендә «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ оешмасында график нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

2021 елның 19 сентябрендә Питрәч муниципаль районы территориясендә ел саен уздырыла торган «Хосусый зат» профилактик операциясе уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге инспекторлары – Р.И.Шәйхетдинов, Д.Н. Мостафин катнашты.

Чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222пр номерлы боерыгы нигезендә 16 сентябрьдә Лаеш муниципаль районы территориясендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе бүлеге белән берлектә «Хосусый зат» операциясе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International