2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде, тикшерү барышында аерым затларның һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм аларның торышы, эксплуатациягә рөхсәтләр булу-булмавы, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм закон таләпләренә туры китереп урнаштырылуы тикшерелде.
Барлыгы 15 үзйөрешле машина каралды, үзйөрешле машина белән гамәлдә булу вакыты чыккан тракторчы таныклыгы белән идарә иткән өчен административ хокук бозу эше буенча 1 карар бирелде. Район буенча тикшерүләр 2021 елның 25 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.