«Хосусый зат» профилактика операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча күчмә тикшерүләр оештырылды. 26 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 5 карар төзелде.
Үзйөрешле машиналарны закон таләпләренә туры китереп эксплуатацияләүне тикшереп торуның максаты – юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.